Глаголица «ТАУ» дип аталган беренче Гаилә китап фестивале белән тәмамланачак

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

2022 елда «Глаголица» премиясенең IX сезоны яңа, киңәйтелгән форматта уздырыла, аңа «Тау» гаилә фестивале керә.

Чара 2022елның 19-20 ноябрендә Казанда үтә. Фестивальне оештыручы Татарстан Республикасы Милли китапханәсе мәйданчыгында. "Тау" китап фестивале - хәйрия, социаль әһәмиятле чара, аның максаты гаилә укуына, гаилә ялына һәм хәйриячелеккә игътибарны җәлеп итү. Фестиваль - бөтен гаилә өчен кызык һәм мавыктыргыч  вакыйга.

 

Фестиваль программасына түбәндәге  тематик блоклар кергән: «Китап басучы мәктәбе», «Креатив укулар», «Иҗади очрашулар һәм фәннипоп», «Театр һәм кино», «Мастер-класслар», «Өстәл уеннары».

Керү ирекле. Фестиваль чараларына бару өчен теркәлү мәҗбүри.

 

Оештыру комитеты: Хәйрия фонды «Счастливые истории», 

7(843) 5-610-612, почта: glagolitsa-rt@yandex.ru

 

Фестиваль һәм күргәзмә кураторы: Галина Юсыпей  79270305905

 

ММЧ белән эшләүче  координатор: Ольга Бурова  79178759505

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International