Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр башкаручы әйдәп баручы оешмаларның приборлар базасын яңартуга грантлар алуга гаризалар кабул итә. Сайлау 1 – 20 нче декабрьдә 9:00 дан 18:00га кадәр (Мәскәү вакыты буенча) дәвам итәчәк. Федераль бюджеттан субсидияне «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты ярдәмендә алырга мөмкин.
Быел, «2030 приоритеты» стратегик академик лидерлык программасында катнашмаган, әйдәп баручы оешмалар грантка гариза бирә ала. 2023 елга финанслау күләме 16 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк, бу 2022 ел белән чагыштырганда 4,2 млрд сумга күбрәк. Катнашу шартлары белән Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми белдерүендә танышырга мөмкин.