Илсур Һадиуллин “Сәйяр” балалар яшүсмерләр театрлары республика фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләячәк

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Балаларда «2014-2022 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында татар халкының милли мирасына карата рухи мәдәният һәм сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру максатларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2016 елдан бирле «Сәйяр» балалар яшүсмерләр театрларының республика фестивале уздырды.

 17 октябрьгә кадәр муниципаль этап үткәрелде, 21-25 ноябрьдә республиканың дәүләт театрлары базасында конкурсның зона этаплары узды. Барлык этапларда 1000 гә якын коллектив катнашты, читтән торып, 246 гариза каралды. Зона этабы биш театрда узды: Әлмәт, Әтнә, Яр Чаллы, Буа, шулай ук  К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында. Барлыгы 100 коллектив фестивальнең жюри әгъзалары алдында чыгыш ясады.

Фестиваль җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы 5 декабрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узды.

Җиңүчеләр һәм призерлар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары һәм электрон товарлар кибетенең бүләк сертификатлары белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International