5 нче декабрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Сәйяр» балалар яшүсмерләр театрларының республика фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.
Гран-при ияләре:
Минзәлә шәһәре гимназиясе,
МАБМУ «Катнаш төрдәге 181 нче балалар бакчасы»
1 урын :
МАБМУ «Катнаш төрдәге 346 нчы балалар бакчасы»
МБМУ «Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин исемендәге 116 нчы лицей»
МБМУ «149 нчы лицей»
МБМУ «16 нчы гимназия»
2 урын :
МБББМУ - «Ак каен» балалар бакчасы;
МБМУ «Азнакай шәһәренең 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»
МБМУ «Югары Мактама төп гомуми белем бирү мәктәбе»
МБМУ «Татар телендә белем бирүче 155 нче гимназия»
3 урын :
МББМУ «28 нче балалар бакчасы»
МБМУ «1 нче Урыссу башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе»
МБМУ «Сәламәт буын» күппрофильле лицее»
МБМУ "Яңа Чәчкаб төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Фестиваль номинацияләренә ия булучылар:
МБМУ «Чулпан» 2 нче балалар бакчасы»
МББМУ «Бәләкәч» 5 нче Саба балалар бакчасы»
МББМУ «7 нче гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасы»
МББМУ «Кояшкай» 6 нчы балалар бакчасы»
МББМУ «Алтынчәч» 10 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы»
МБМУ «К. Ф. Шакиров исемендәге Зур Сардек авыл гимназиясе»
МБМУ «Балтач гимназиясе»
МБМУ «54 нче гимназия»
МБМУ «Хәсәншәех төп гомуми белем бирү мәктәбе»
МБМУ «К.Насыйри исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 80 нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе» һ.б.лар.
Фестивальне оештыручылар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Салават күпере» һәм «Сәхнә» журналлары редакциясе, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры.