Татарстан укучылары һәм студентлары финанс белеме буенча Бөтенроссия зачетын онлайн тапшыра алалар

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

1-15 декабрь көннәрендә Татарстан укучылары финанс белеме буенча Бөтенроссия онлайн-зачетында катнаша ала. Катнашучыларга кертемнәр, кредитлар һәм түләү карталары, башка финанс хезмәтләре, мошенниклар схемаларын ничек танырга дигән сораулар тәкъдим ителәчәк. Моңа мөстәкыйль рәвештә җавап бирергә яки гаилә командасын җыярга мөмкин, һәм шул вакытта биремнәрне үтәү вакыты ике тапкыр артачак.

Быел шулай ук кече мәктәп укучылары өчен сораулар да өстәлде, алар гаилә бюджетының ничек формалашуын, кибеттә сатып алуларны  уйлап башкаруны һәм башкаларны белергә ярдәм итәчәк.

Зачет нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы оештыручылардан - Россия Банкыннан һәм Стратегик инициативалар агентлыгыннан исемле сертификат алачак. Катнашу өчен теркәлергә кирәк.

Узган ел Татарстан Республикасы онлайн-зачетта катнашучыларның гомуми саны буенча лидер булды.  Аңа барлыгы 36 меңнән артык татарстанлы кушылды һәм финанс белеменең яхшы булуын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International