Казанда Республика югары уку йортлары арасында үткән «Чит ил студенты көне» фестиваленең Гала-концерты узачак

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

10 нчы декабрьдә Чулпан мәдәният үзәгендә “Чит ил студенты көне” республика югары уку йортлары ара фестиваленең Гала-концерты була. Башлана: 14:00 сәг.

«Чит ил студенты көне» фестивале Татарстанның чит ил студентларын республикабызның иҗади һәм мәдәни тормышына җәлеп итүгә, хәзерге Россия җәмгыятендә тизрәк һәм уңышлы социализациягә юнәлтелгән. Фестиваль студентлар арасында милләтара һәм мәдәниятара диалогның бер элементы булып тора, Татарстан студентларына дөньяның төрле халыклары мәдәнияте һәм традицияләре белән танышырга, ә чит ил студентларына Татарстан халыкларының бай мәдәни һәм әдәби күптөрлелегенә чумарга ярдәм итә.

Гала-концертта музыка, вокал, бию һәм оригиналь жанр кебек номинацияләрдә фестивальнең иң яхшы номерлары чыгышлары узачак. Төрле иҗади юнәлешләр буенча Татарстан Республикасының танылган сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләренншн торган  жюри эше нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне бүләкләү һәм Гран-при тапшыру булачак.

Фестивальне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе оештырды.

Проект «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» республика программасын үтәү кысаларында гамәлгә ашырыла.

Аккредитацияләү һәм өстәмә мәгълүмат алу мәсьәләләре буенча түбәндәгеләр мөрәҗәгать итәргә:

МАНТ матбугат атташесы Илмира Гафиятуллина

8-937-617-80-82

gafiyatulla13@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International