«Россиянең киләчәк буын укытучысын әзерләү» конгрессында педагогларның өзлексез һөнәри үсеше перспективалары турында фикер алышачаклар

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

2022 елның 7-9 декабрендә Мәскәүдә Россия Мәгариф министрлыгы оештырган «Россиянең киләчәк буын укытучысын әзерләү» Бөтенроссия педагогик конгрессы узачак.

7 нче декабрьдә чаралар ике трек буенча үткәреләчәк: «Фәнни тикшеренүләрдән мәгариф сәясәтенә» фәнни-гамәли конференциясе һәм «Киләчәк педагогын әзерләү: илнең дөньяви һәм технологик суверенитетын тәэмин итү» методик мәйданчыгы.

8 һәм 9 нче декабрьдә Россия Федерациясе субъектларының мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы башкарма хакимият органнары җитәкчеләренең һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары җитәкчеләренең Бөтенроссия киңәшмәсе узачак.

Конгресс операторы - Россия Мәгариф министрлыгы Академиясе.

Үткәрү көннәре: 2022 елның 7-9 декабре.

Үткәрү урыны: «Рэдиссон Славянская Отель» эшлекле үзәге (Мәскәү шәһәре, Европа мәйданы, 2 йорт).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International