«ПRО-Родитель» региональ проекты секциясе эше турында

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Чаллы шәһәренең Гаилә төзелешенә ярдәм итү үзәге белгечләре 3 декабрьдә Мөслим районының әти-әниләрен алмаштыручы «ПRО-Родитель» региональ проекты секциясе эшендә катнашты.

Чара «СОЮЗ ОТЦОВ» республика иҗтимагый берләшмәсе, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтүче «Сила в детях» хәйрия фонды катнашында узды.

 Пленар өлештә башкарма комитет җитәкчесе һәм Мөслим районы прокуроры ярдәмчесе чыгыш ясады.

Катнашучы ата-аналар секциясе эшендә гаилә төзелешенә ярдәм итү үзәге директоры урынбасары Дилә Йосыпова чыгыш ясады. Ул гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча опека һәм попечительлек органнары белән хезмәттәшлекне оештыру, җәйге ялны оештыру, сайлау, укыту һәм урта һөнәри уку йортларында укучыларга социаль ташламалар турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International