Татарстанда якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр слеты ылды

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

6 - 8 декабрьгә кадәр “Заречье” балаларны ел әйләнәсендә сәламәтләндерү лагере базасында этномәдәни компоненты белем бирү һәм  якшәмбе мәктәпләренең республика слеты уза.

Слетның максаты - Татарстанда этномәдәни белем бирү проблемалары һәм перспективалары буенча фикер алышу өчен шартлар тудыру, педагогик тәҗрибә алмашу, этномәдәни белем бирү өлкәсендә яңа казанышлар белән танышу, төрле милләт укучыларын мәдәниятара дуслык идеясе тирәсендә берләштерү.

Слётта этномәдәни компоненты мәктәпләрдән һәм Казан, Чаллы һәм республиканың 24 муниципаль районыннан якшәмбе мәктәпләре укучылары һәм 200 педагог катнаша.

Слетны ябу тантанасы 7 декабрьдә 17.00 сәгатьтә «Заречье» балаларны савыктыру лагере базасында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International