Финанс белемнәренең дәрәҗәсен бәяләү һәм финанс белемен күтәрү мәсьәләләренең мөһимлегенә игътибарны җәлеп итү максатында ел саен финанс белеме буенча Бөтенроссия онлайн-зачеты уздырыла.
Узган ел Татарстан Республикасы, халык арасында максималь активлык күрсәтеп, Россия Федерациясендә беренче урынны алды (36 меңнән артык кеше). Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның шәхси катнашуы финанс зачетының югары популярлыгында мөһим фактор булды.
Быел финанс зачеты 1-15 декабрьдә конкурс сайтында уздырыла. Анда катнашу, дөрес финанс чишелешләрен табу, үзеңне мошенниклардан яклау һәм интернетта шәхси финанс мәгълүматының сакланышын тәэмин итү өчен гражданинның белем һәм күнекмәләре җитәрлекме икәнлеген аңларга мөмкинлек бирәчәк. Барлык катнашучылар да белемнәрдә бушлыкны бетерергә ярдәм итәчәк өстәмә материалларны өйрәнү буенча рекомендация белән нәтиҗәләрне анализлый алачак. Быел беренче тапкыр гаилә командасын җыю мөмкинлеге бирелде!