Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендәге премияләрен алуга эшләр кабул итүне дәвам итә. Гариза бирү кампаниясе 2023 елның 10 нчы февраленә кадәр дәвам итәчәк.
Конкурста катнашуга Казан федераль университеты галимнәре һәм укытучылары чакырыла.
Премияләр ел саен Россия һәм чит ил гражданнарына ике юнәлеш буенча бирелә:
- мәгариф өлкәсендә инновацион эшләнмәләр кертү һәм һөнәри педагогик эшчәнлекне гамәлгә ашыру (укытуның нәтиҗәле технологияләре, фәнни-гамәли тикшеренүләр, авторлык программалары, укыту методикалары, укучыларның әзерлеген бәяләү рәвешләре һәм ысуллары);
- Россия мәгариф системасы өчен югары сыйфатлы уку басмалары булдыру.
2023 елда РФ Хөкүмәте һәрберсе 2 млн сумлык 10 премия бирәчәк.
Авторлык коллективларының составы 5 кешедән артмаска тиеш.
Эшләр Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына алдан язылу буенча шәхсән кабул ителә, шулай ук авторлар тарафыннан www.правпремии.рф. сайтына урнаштырыла.
Россия Хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендәге премияләре турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.