Казанда коррупциягә каршы көрәш буенча республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Казан Кремлендә бүген коррупциягә каршы көрәш буенча республика иҗади конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Быел аларда катнашу өчен дүрт номинация буенча 710 эш керде, шул исәптән плакатлар, рәсемнәр, видеороликлар, аппликацияләр, туган телләрендә иншалар һәм эсселар язу. Әлеге бүләккә республиканың төрле районнарыннан 67 кеше  лаек булды.

Быел коррупциягә каршы көрәш бәйгеләре 12 нче сентябрьдән  25 нче октябрьгә кадәр узды. Укучылар иҗат эшләре конкурсына 302 эш җибәргәннәр

Быел үткәрелә торган конкурсларга тагын бер нәрсә өстәлде - югары уку йортлары, фәнни-тикшеренү учреждениеләре, аспирантлар һәм мәгариф учреждениеләре  студентлары арасында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча фәнни эшләр.

Коррупциягә каршы юнәлешле иҗат конкурслары Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы  һәм ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе белән берлектә уздырыла. Тантанада катнашкан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина конкурслар белән Россиянең башка төбәкләре дә кызыксынуын хәбәр итте. "Әгәр без балачактан ук намуслы, тәртипле булырга, алдамаска өйрәтсәк,  барысы да яхшы булачак. Мөгаен, бу дөрестер", - дяде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International