Россия Мәгариф министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында быелгы эшләргә йомгаклар ясалды. Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Денис Грибов 2022 елда абитуриентлар арасында педагогик һөнәрнең популярлыгы артуын билгеләп үтте һәм Педагог һәм остаз елы дип игълан ителгән киләсе елга Совет эшенең юнәлешләрен билгеләде, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгы.
Россия Мәгариф министры урынбасары Денис Грибов ассызыклаганча, узып баручы ел "гади түгел, әмма нәтиҗәле булды", балалар һәм аларның ата-аналары өчен берничә мөһим инициативаны тормышка ашыра алды.
Мәгариф министры урынбасары киләсе елга педагог һәм остаз елын үткәрү белән бәйле төрле чаралар: конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, телешоу, конкурслар үткәрү планлаштырыла, дип белдерде. Боларның барысы да, бер яктан, педагогларны үз-үзләрен тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр ачачак, икенче яктан, укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә ярдәм итәчәк.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет ведомствоның иҗтимагый берләшмәләр һәм коммерциягә карамаган башка оешмалар белән үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү, Россия Мәгариф министрлыгы эшчәнлегенең хәбәрдарлыгын һәм ачыклыгын арттыру максатыннан оештырылды.
Иҗтимагый совет составы Россия Мәгариф министрлыгы сайтында урнаштырылган.