Сергей Кравцов Союз дәүләте тарихы белән бәйле темаларны "Мөһим сөйләшүләр" дәресенә кертергә тәкъдим итте

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы һәм Беларусь Республикасы Мәгариф министрлыгы якындагы ике елга эшчәнлекнең җыелма планын әзерләү турында килешүләргә ирештеләр. Әлеге план укыту чараларын, патриотик тәрбия, кадет, педагогик белем бирү программаларын, урта һөнәри белем бирү системасында багланышларны, гамәлдәге проектлар буенча, шул исәптән "Хәтер поезды" проекты буенча эшне киңәйтүне үз эченә алачак. Бу хакта “Беларусь һәм Россия халыклары бердәмлеге: гомуми үткәннән гомуми киләчәккә” медиафорумы барышында Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.

Союз дәүләте төзү турындагы килешүгә кул куюның 23 еллыгына багышланган форумда Россия Федерациясе Президенты хакимияте җитәкчесе урынбасары Сергей Новиков катнашты.

Медиафорум кысаларында Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов шулай ук Беларусь Республикасы мәгариф министры Андрей Иванц белән очрашу үткәрде. Алар ике илнең тәрбия эше өлкәсендәге хезмәттәшлеге, педагогик сыйныфлар эшчәнлеген фәнни-методик, мәктәп укучыларының талантларын үстерү һәм махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балаларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International