2022 елның 6 нчы декабрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының максатларын һәм бурычларын формалаштыру буенча тавыш бирү тәмамланды.
ТР дәүләт хезмәтләре порталында халык сораштыруы проектның мөһимлеген һәм проектны тормышка ашыруда халыкның кызыксынуын күрсәтте. Быел сораштыруда 4 меңнән артык граждан катнашты. 584 кеше үз бәяләмәләрен калдырды һәм өстенлекле бурычларның үз вариантларын тәкъдим итте. Тавыш бирү нәтиҗәләре белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Тавыш бирү йомгаклары нигезендә республика халкы арасында иң күп тавыш бирүчеләр түбәндәге өстенлекле максатларны җыйды:
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның 2022 елның 20 нче декабрендә узачак йомгаклау утырышында киләсе елга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының биш өстенлекле максатын билгеләячәкләр.
Фикер алышуда кызыксынучылар, шул исәптән ММЧ вәкилләре һәм гражданнар катнаша алачак. Җәмәгать Советы утырышында катнашучының теркәү формасын һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгын 2022 елның 19 нчы декабренә кадәр Mon.OrgOtdel@tatar.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.