Мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында «Үзеңне җиң!» йөзү турниры турында

2022 елның 9 декабре, җомга

Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны комплекслы үстерү программасы кысаларында һәм инвалидлар ункөнлеге узуга бәйле рәвештә «Трамплин» БФ һәм «Триумф» спорт комплексы  2 нче декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен йөзү турниры уздырды.

Ярышта 50 бала катнашты. Турнир балаларны сәламәт яшәү рәвешенә, аларны йөзү белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм "Трамплин" БФ проектларында катнашуга стимул бирүче мотивацион чара буларак үткәрелде.

Турнирның мәртәбәле кунаклары - ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы депутаты, 12 нче шәһәр клиник хастаханәсе генераль директоры Рамил Әхмәтов, Казан шәһәре башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Ришат Ибәтуллин, Казан шәһәр Думасы депутаты Мәдинә Сабирҗан, Авиатөзелеш районы хакимияте, ТР балалар һәм яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре. Ярышлар дустанә шартларда узды. Һәр бала "Трамплин" БФ партнерларыннан грамота, алтын  медаль һәм  бүләкләр алды.

Шунысы сөенечле, фонд командасы шәһәрнең коррекцион учреждениеләреннән катнашу өчен  80 нән артык  гариза алды. Мондый турнирны «Триумф» СКда 2023 елның апрелендә үткәрү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International