КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Казан лингвистика мәктәбен өйрәнүнең заманча векторы В.А.Богородицкийның фәнни мирасы» дип исемләнгән халыкара конференция узды. Катнашучылар хәзерге тел белеменең Казан лингвистика мәктәбенең дөньякүләм танылган вәкилләре булган юнәлешләре турында фикер алыштылар. СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты Василий Богородицкийның тууына быел 165 ел.
Оештыручылар тел белеменең актуаль проблемаларына багышланган тугыз секция утырышы үткәрде. Конференция Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм Үзбәкстан, Казахстан, Төрекмәнстан, Әзәрбәйҗан, Кытай кебек илләрдән танылган һәм яшь галимнәрне фәнни аралашу өчен катнаш (көндезге һәм дистанцион) мәйданчык булды.