Россия укучылары өчен "Илем каһарманы" проекты старт ала

2022 елның 10 декабре, шимбә

Балаларның һәм яшьләрнең Россия хәрәкәте #МЫВМЕСТЕ акциясе кысаларында "Илем каһарманы" мәктәп укучылары өчен яңа проект башлап җибәрә, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгы.

Һәр баланың хәзер хәрби хезмәткәрләргә ярдәм сүзләре белән хат язу гына түгел, ә Ватанга мәхәббәт, патриотизм һәм батырлык турында шигырь яки җыр булдыру һәм үз әсәрен герой - СВО катнашучысы, хәрби корреспондент, танылган музыкант яки җырчы белән бергә башкару мөмкинлеге дә барлыкка киләчәк.

Акциягә кушылу өчен, социаль челтәрләрдә #Движение, #МЫВМЕСТЕ, #МыВместеДети, #ГеройМоейСтраны һәм форманы сылтама буенча тутырырга кирәк.

Әсәрләр  рус телендә язылырга, авторлык хокукларын бозмаска һәм 2022 елның гыйнварыннан да иртәрәк бастырылмаска тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International