"Сферум" мәгълүмат-коммуникация мәгариф платформасын кулланучылар саны 5 млн га җиткән. Бер айда үсеш 1 млн кеше тәшкил иткән. Теркәлгән мәктәп укучылары саны якынча 4,4 млн, ә укытучылар - 0,6 млн, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгы.
Шулай ук кулланучылар VK Мессенджерда "Сферум" укыту профилендә актив теркәлә, ул 2022 елның сентябрендә эшләтеп җибәрелгән иде. Кушымтаны 2 миллионнан артык укытучы һәм мәктәп укучысы урнаштырды. Сервис бер кушымтада шәхси һәм уку өчен язышуларны берләштерә, шулай ук ябык белем бирү профилендә аралашуны куркынычсыз итә.
Цифрлы сервислар ярдәмендә укытуны тагын да нәтиҗәлерәк һәм уңайлырак итү өчен, VK компаниясе укытучыларга “ болытлар” да уку материалларын саклау өчен бушлай киңлек бирәчәк. 2022 елның декабрь уртасыннан "Сферум" укыту профилен кулланучы укытучыларга VK Мессенджерда Mail.ru “ болытында” 32ГБ булачак. Бу сервис ярдәмендә укытучылар документлар белән эшли, папкалардагы предметларны тәртипкә сала һәм уңайлы форматта мәктәп укучылары һәм коллегалары белән зуркүләмдәге материаллар белән уртаклаша алачак.
"Сферумга" инде 38 меңгә якын Россия мәгариф оешмасы тоташтырылган. Платформаны иң актив кулланучы төбәкләр арасында Татарстан Республикасы, Белгород һәм Курск өлкәләре, шулай ук , Югра - Ханты-Манси автономияле округы .