Сезне якынлашып килүче яңа 2023 ел белән тәбрик итәм, ул Президент карары белән Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Бу көннәрдә без уртак казанышларыбыз өчен шатланабыз, без җиңгән сынауларны искә алабыз һәм бәйрәмне аеруча дулкынланып көтәбез. Узып баручы ел илебез өчен чын мәгънәсендә тарихи ел булды.
Мәгариф системасында эшләүче барлык хезмәткәрләрне дә котлыйм. Хөрмәтле дуслар, кадерле хезмәттәшләр, яңа 2023 ел максималь уңышлы булсын, ә без педагог статусын саклау, ышаныч уяту, кирәкле ярдәм күрсәтү өчен барысын да эшләячәкбез.
Киләсе 2023 ел белән! Сәламәтлек, бәхет һәм удышлар телим!
Мәгариф министры Сергей Кравцов