Мәгариф министры Россия Президентына мәктәпләр һәм балалар бакчаларын төзү һәм ремонтлау турында сөйләде

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов белән очрашу үткәрде. Ведомство башлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Мәгариф министрлыгы Президентның уку йортлары инфраструктурасын үстерүгә кагылышлы барлык йөкләмәләрен үти һәм  эшнең ничек баруы турында сөйләде. 2024 елга кадәр 1300 яңа мәктәп аякка бастырылачак.

Россия Президенты инициативасы белән мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла. 2026 ел ахырына кадәр 7300 бинага капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Шул ук вакытта программага кертелгән  мәктәпләрнең 70%тан артыгы - авыл мәктәпләре. Укучылар һәм укытучылар үзләре биналарны бизәү һәм дизайн буенча карарлар кабул итүдә катнаша.

Сергей Кравцов Ярославльдәге В.В. Терешкова исемендәге 32 нче урта мәктәп турында сөйләде, ул 85 ел элек төзелгән булган, ә күптән түгел капиталь ремонт программасы буенча яңартылган.

Мәгариф министры шулай ук дәүләт башлыгына өстәмә белем бирү системасын үстерү процессы турында сөйләде. "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында 300дән артык "Кванториум" технопаркы, 13 мең "Точка роста"  үзәге булдырылды. Шулай ук педагогик вузларда технопарклар ачыла, анда студентлар мәктәпләрдә эшләячәк заманча җиһазлар белән таныша.

Мәгариф министры аерым бурыч итеп Россия Федерациясенең яңа субъектларына ярдәм күрсәтүне билгеләде. Ул искәрткәнчә, 1 сентябрьдә Донецк халык республикасы, Луганск халык республикасы, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә 1337 мәктәп ачылды, алар компьютер җиһазлары, дәреслекләр белән тәэмин ителгән. Россия балалар лагерьларында якынча 30 мең бала ял иткән.

Очрашу барышында Сергей Кравцов дәүләт башлыгына конкурс нәтиҗәләре буенча төзелгән "Россия белән булу нәрсә ул?" китабын тапшырды. Аңа балалар рәсемнәре, шигырьләр һәм иншалар кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International