2023 елның 9 нчы гыйнварыннан Татарстан Республикасы укучылары өчен 24 фән буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы старт алды.
Һәр предмет буенча ярышлар Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә бер үк вакытта бердәм биремнәр буенча узачак, анда муниципаль этапта кирәкле күләмдә балл җыйган 9 - 11 нче сыйныф укучылары, шулай ук 2021/2022 уку елының төбәк этабында җиңүчеләр һәм призёрлар катнашачак.
Барлык аудиторияләрдә дә видеокүзәтү алып барыла.
9 - 12 гыйнварда француз теле буенча олимпиада узачак. Төбәк этапны 23 нче февральдә технология ярышлары яба.
Төбәк этабы белән бер үк вакытта республика олимпиадасының йомгаклау этабы узачак. Әлеге ярышка 17 фән буенча Татарстан Республикасының 4-11 сыйныф укучылары чакырылган.
Әлеге чаралар кысаларында : татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада( 14-17 февраль) , мәктәп укучыларының А.М.Терентьев исемендәге фәнни экология конференциясе (19-21 февраль), авыл муниципаль районнары арасында «Химия» (11-13 гыйнвар), «Инглиз теле» (13-16 гыйнвар), «Математика» (16-18 гыйнвар), «Физика» буенча олимпиадалар узачак.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 28.11.2022 № 1035 боерыгы нигезендә Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы 16 нчы мартта башлана. Татарстан Республикасында өч олимпиада узачак: «Сәнгать (ХК)» (18 - 24 март), «Экология» (10 - 15 апрель), «Технология» (17 - 22 апрель).
Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләрнең һәм призерларның дипломнары Россия Федерациясенең югары уку йортларына кергәндә җитди ташламалар бирә.