2023 елда Түбән Камада 13 мәгариф объекты төзеләчәк һәм ремонтланачак

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

2023 елда Түбән Камада 3 млрд. сумлык 31 объектны капиталь ремонтлау һәм төзү планлаштырыла, шул исәптән 13 мәгариф объекты, 1 - экологик әһәмияткә ия, 4 инженер инфраструктурасы объекты һәм башкалар, диде Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов эшлекле дүшәмбедә.

Аның сүзләренә караганда, быел Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең терапия  корпусын, спорт-савыктыру комплексын һәм спорт залын ремонтлау дәвам итәчәк. «Татнефть» ГАҖ инвестиция проектлары кысаларында «Танеко-арена» боз манежы, йөзү бассейннары төзү, шулай ук дәүләт-хосусый партнерлык программасы буенча футбол манежы төзү планлаштырыла.

Шулай ук 2023 елда Түбән Камада урам-юл челтәренең 16 объектын норматив хәлгә китерәчәкләр, эшләр өчен якынча  1,8 млрд сум тотылачак. Яктырткычларны алыштыру, тротуарлар һәм велоюллар төзү, шулай ук скверлар һәм бульварлар төзү дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International