Педагог һәм остаз елы кысаларында «Әйдәп баручы галимнәр -Татарстан педагогларына» төбәкара сессиясе узды

2023 елның 14 гыйнвары, шимбә

10 нче гыйнварда Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында, Педагог һәм остаз елы кысаларында, “Әйдәп баручы галимнәр -Татарстан педагогларына ” дигән төбәкара кышкы педагогика сессиясе булды. Сессияне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе һәм Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте оештырды. Анда  Россия Федерациясе төбәкләреннән (Әстерхан өлкәсе, Брянск өлкәсе, Пермь крае, Мәскәү) мәктәпкәчә, гомуми һәм урта һөнәри белем бирүче галимнәр, методистлар, педагоглар катнашты. Оештыру комитеты тарафыннан 193 гариза алынган, шул исәптән Дагыстан , Чечня һәм Казахстан Республикаларыннан.

Сессиянең максаты - мәктәпкәчә, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү системаларының актуаль проблемаларын хәл итү юлларын эзләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International