Түбән Камадан 8 нче сыйныф укучысы Лилия Гарипова француз телен иң яхшы белүче дип танылды

2023 елның 14 гыйнвары, шимбә

9-12 гыйнварга кадәр узган 7-11 нче сыйныф укучылары арасында француз теле буенча республика олимпиадасының Бөтенроссия һәм йомгаклау этабына йомгак ясалды.

Анда Әлмәт, Алабуга, Югары Ослан, Түбән Кама муниципаль районнарыннан,  Чаллы һәм Казан  51 укучы катнашты.

Француз теле буенча Олимпиада 2 турда узды. Беренче турда балалар дүрт конкурс буенча язма формада биремнәр башкардылар: лексик-грамматик тест, уку, язу һәм аудирование. Икенче турда конкурс биремнәрен телдән үтәделәр.

Олимпиадада КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты Европа телләре һәм мәдәниятләре кафедрасыннан компетентлы жюри эшләде.

Француз теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының «22 нче гимназия» сенең 8 нче сыйныф укучысы Гарипова Лилия җиңүче булды. Француз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабының призерларын һәм җиңүчеләрен әзерләгән укытучылар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International