Химиядән «Олимпка юл» мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

2023 елның 11 гыйнварыннан 13 гыйнварына кадәр “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары арасында  химия буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды.

Химия буенча олимпиадада Татарстан Республикасының 36 муниципаль районыннан 118 укучы катнашты.

Химиядән «Олимпка юл» мәктәп укучыларының республика олимпиадасында җиңүчеләр:

- Аюпов Данияр, Сарман муниципаль районының аерым фәннәрен тирәнтен өйрәтүче 1 нче Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы,

- Таҗиева Ясминә, Саба муниципаль районының сәләтле балалары өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче урта гомуми белем бирү интернат-мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы,

- Дарья Музлова,  Мамадыш шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы,

- Васильев Роман, 3 нче номерлы Кукмара урта мәктәбенең  11 нче сыйныф укучысы .

Анда Татарстан Республикасының 26 муниципаль районыннан 44 укучы призер булды (Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Алексеевск, Арча, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Питрәч, Саба, Сарман, Тәтеш, Чистай, Ютазы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International