Сәнгать буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының Бөтенроссия һәм йомгаклау этабына йомгак ясалды

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

2023 елның 11 гыйнварыннан 13 гыйнварына кадәр Бөтенроссия олимпиадасының төбәк һәм республика олимпиадаларының йомгаклау этабы узды. Олимпиадаларда Казан, Чаллы шәһәреннән һәм Татарстан Республикасының 17 муниципаль районыннан 139 укучы катнашты.

Сәнгать буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы бер турда ике өлештә  үткәрелде, анда балалар блиц форматында диктант яздылар һәм «Сәнгать» мәгариф өлкәсенең төрле тематикалары буенча төрле катлаулылыктагы язма биремнәр башкардылар. Укучылар республика олимпиадасының йомгаклау этабы бер турда үтте, анда балалар язма формада биремнәр һәм иҗади биремнәр башкардылар.

 Анда Казан дәүләт мәдәният институтыннан (КазГИК) фәнни эшләр буенча проректор, педагогика фәннәре докторы, профессор Явгильдина Зилия Мохтар кызы  җитәкчелегендә компетентлы жюри эшләде.

Сәнгать буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында Казан шәһәренең Вахитов районындагы «Инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең  8 нче сыйныф укучысы Зиатдинова Розалина Айратовна җиңүче булды.

2023 елның 18-24 мартында сәнгать буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы Казанда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International