Яңа ел каникулларында 60 сәламәтләндерү оешмасында биш меңнән артык бала һәм яшүсмер ял иткән. Шул исәптән 36 шәһәр яны учреждениесендә һәм 24 көндезге лагерьда . Лагерьларда ял иткән балалар арасында 38 бала - мобилизацияләнүчеләр гаиләсеннән.
Республикада төрле юнәлештә, шул исәптән иҗади, гражданлык-патриотик, спорт-сәламәтләндерү, социаль-педагогик һәм туристлык юнәлешләре буенча 42 смена үткәрелде, дип сөйләде Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Балалар өчен, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган, шул исәптән, балаларны патриотик һәм рухи тәрбияләүгә юнәлдерелгән чаралар уздырдылар, дип өстәде ул.