Февральдә «Менделеевск үзәнлеге» балалар иҗаты үзәге төзелеше башлана

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Киләсе айда Менделеевскида «Менделеевск үзәнлеге» балалар иҗаты үзәге төзелеше башланачак. Үзәк Тукай урамы, 12 йорт адресы буенча төзеләчәк.

Кичә район башлыгы Радмир Беляев һәм аның командасы "Гран-при" дизайн-бюросы эшләгән учреждение концепциясе турында фикер алыштылар.

Үзәк  1,5 меңнән артык балага исәпләнгән. Биредә «Индустрия 4.0», инженерлык һәм фәнни иҗат, IT һәм креатив технологияләр, иркен кабинетлар, күпфункцияле зоналар юнәлешләрен эченә алган  лабораторияләр җиһазландырылган.

Заманча Балалар иҗаты үзәген булдыру районда белем бирү кластерын үстерүдә тагын бер адым булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International