1 февральдә бердәм дәүләт имтиханына гаризалар кабул итү тәмамлана

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2023 елгы БДИда катнашу өчен  гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга мөмкин, дип искә төшерә.

2023 елда БДИ өч этапта узачак: вакытыннан алда (20 марттан 19 апрельгә кадәр), төп (26 майдан 1 июльгә кадәр) һәм өстәмә (6-19 сентябрь). Имтиханнар расписаниесе белән Рособрнадзорның рәсми сайтында тулырак танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International