Татарстан Республикасының өстәмә белем бирү системасы ветераны Дания Сафинага «Мактаулы остаз» билгесе тапшырылды

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Дания Фатыйх кызы Сафина Татарстан Республикасының яшь туристлар станциясендә 41 ел, 1971 елдан 2012 елга кадәр,  эшләде.  20 ел - Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының “Сәләт” республика методик үзәге директоры булды.

Дания Фатыйх кызы көчле  коллектив туплады, республиканың барлык станцияләре һәм туризм үзәкләрен берләштерә алды.

Намуслы хезмәте, балалар-яшүсмерләр туризмын һәм туган якны өйрәнү үсешенә зур өлеше өчен берничә тапкыр Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Аңа «Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде, ул Мәскәү халыкара балалар-яшүсмерләр туризмы һәм туган якны өйрәнү академиясенең әгъза-корреспонденты, Татарстан Республикасының Мактаулы остазы, Россия һәм Татарстанның күп төрле бүләкләре кавалеры.

Аның шәхси җитәкчелегендә бик күп Россия һәм Татарстанның  туристик слётлары һәм туган якны өйрәнү конференцияләре оештырылды һәм уздырылды.

Дания Фатыйх кызы - Татарстан тарихында гына түгел, ә Россия балалар-яшүсмерләр туризмы һәм туган якны өйрәнү тарихында легендар шәхес. Ул - чын профессионал .

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың барлык педагогик җәмәгатьчелеге исеменнән Дания Фатыйх кызын 75 яшьлек юбилее  белән котлый һәм нык сәламәтлек, озын гомер тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International