Казан мәктәпләре директорлары һәм соңгы ике елда билгеләнгән балалар бакчалары мөдирләре өчен «Наставник» укыту курслары оештырылды.
Курс 9 модуль буенча бүленгән 18 очрашудан тора. Дәресләр узган елның сентябрендә башланды, аларны апрель уртасында тәмамларга планлаштыралар. Хәзерге вакытта 5 модуль буенча 16 очрашу булды. Курсларда 66 катнашучы белем ала.
Курсларга спикерлар сыйфатында мәгариф оешмаларының тәҗрибәле җитәкчеләре, профильле министрлыклар хезмәткәрләре, Казан Башкарма комитеты һәм республика югары уку йортлары вәкилләре чакырылган.
Катнашучылар норматив хокукый актларны, кадрлар белән үзара хезмәттәшлек үзенчәлекләрен һәм коллектив эмоциональ интеллектны, ачык чыгышның мәдәниятен һәм оешма җитәкчесе имиджын булдыруны өйрәнәләр. Социаль челтәрләрдә һәм мәктәп пабликларында рәсми битләр алып баруга аерым игътибар бирелә.