Россия тарихы буенча яңартылган курс югары уку йортларында 1 сентябрьдән кертелә башлаячак

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Яңа уку елыннан Россия югары уку йортларында тарих  белгечлекләре булмаган студентлары өчен Россия тарихының яңартылган курсы кертеләчәк. Бу хакта сишәмбе көнне фән һәм югары белем министры урынбасары Константин Могилевский хәбәр итте.

"Студентлары өчен яңартылган Россия тарихы курсы Россия дәүләтчелеге тарихы белән берлштерелә  һәм югары уку йортларында 1 сентябрьдән башлап кертеләчәк", - дип өземтә китерә Могилевский ТАСС.

"РГ" язганча, Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Россия тарихи җәмгыяте экспертлар, ы студентларга профильле булмаган юнәлешләр акценты белән "Югары уку йортларында тарих укыту концепциясен" әзерләгәннәр. Ул тарихны өйрәнүне элек булган кебек семестрга 72 сәгать  түгел, ә ике тапкыр күбрәк - 144 сәгать булыр дип күздә тота. Белгечләр аңлатканча, күләм генә түгел, формат да үзгәрәчәк. Әгәр элегрәк тарихны мөстәкыйль һәм дистанцион өйрәнүгә уку сәгатьләренең 80 проценты бирелгән булса, ә "профильле булмаган" студентлар бу предмет буенча зачет тапшырсалар, хәзер барысы да кардиналь рәвештә үзгәрергә тиеш. Уку сәгатьләренең күп өлеше "тере" лекцияләргә бирелде..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International