Сергей Кравцов укытучының һәм ата-ананың үзара хезмәттәшлеген ныгыту зарурлыгына игътибар итте

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ведомство башлыгы педагогның статусы һәм абруе Россия мәгариф системасы өчен иң мөһим сынау дип атады.

«Без бүген Дәүләт Думасы депутатлары белән укытучы статусын беркетү мәсьәләсе буенча фикер алышабыз, - диде ул. - Бу аңа шул исәптән укытучыга карата еш очрый торган төрле хокукый булмаган гамәлләрдән яклау бирәчәк. Минемчә, сүз нәрсә турында барганын барысы да аңлый. Шуңа да, мөгаен, төп мәсьәлә булып барыбер педагогның абруен күтәрү кала".

Сергей Кравцов  хәбәр иткәнчә, узган ел Президент кушуы буенча законнардан "мәгариф хезмәте" төшенчәсе чыгарылды.

Аның сүзләренчә, ата-аналар педагог һөнәренә хөрмәт белән карарга, теләктәшләр булырга тиеш. Узган ел Мәгариф министрлыгы каршында ата-аналар советы төзелде, анда ата-аналар һәм укытучыларның хезмәттәшлеге, ата-аналарның мәктәп тормышында катнашуы мәсьәләләре турында фикер алышалар. Моннан тыш, беренче тапкыр "Орленок" Бөтенроссия балалар үзәгендә ата-аналар съезды үткәрелде.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы искәрткәнчә, Президент инициативасы белән мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча зур программа дәвам итә. Уку йортларын, шул исәптән мәктәпләрне җиһазландыруга  якынча 6,5 млн сум акча бүленгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International