Мәгариф министрлыгы Россия укытучыларын "махсус статус" белән якларга планлаштыра

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Россия укытучылары аларны нинди дә булса хокукый  булмаган гамәлләрдән саклаячак "махсус статус" алырга мөмкин. Инициатива Мәгариф министрлыгы һәм РФ Дәүләт Думасы тарафыннан тикшерелә.

«Без бүген Дәүләт Думасы депутатлары белән укытучы статусын беркетү мөмкинлеге турында фикер алышабыз. Бу укытучыга карата еш кына була торган төрле хокукый булмаган гамәлләрдән яклау бирәчәк ", - дип сөйләде НТВ эфирында Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов.

Исегезгә төшерәбез, 2023-нче елда Россия Президенты Владимир Путин указы буенча Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International