Сергей Кравцов: «Мәгариф өлкәсенә кагылышлы карарлар турында ата-аналар һәм укытучылар белән бергәләп фикерләшергә тиеш»

2023 елның 21 гыйнвары, шимбә

Мәгариф министрлыгы башлыгы сүзләренчә, мәгариф системасы илдә яшәүчеләрнең күпчелегенә ,80 миллионга якын гражданга кагыла. Ул ассызыклаганча, мәгариф өлкәсенә кагылышлы барлык карарлар ата-аналар һәм укытучылар бергәлеге белән уртак  фикер алышырга һәм методик яктан эшкәртелергә тиеш.

Мәктәпләрдә атна саен Россия Дәүләт флагын күтәрү һәм Россия Дәүләт гимнын башкаруны кертү киң җәмәгатьчелек фикер алышуын узган карарларның берсе булды.

"Бу карар турында фикер алышканчы, без аны Геральдика советы белән киңәшләштек, төрле мәктәпләр өчен  климат үзенчәлекләрен, мәктәп күләмен  исәпкә алып  тиешле рекомендацияләр эшләдек", - диде министр.

Сергей Кравцов мәктәпләрдә белем бирү программаларының тәрбияви аспекты көчәюен искәртте. Бу эш кысаларында 2024 елга һәр мәктәпнең  үз театры барлыкка киләчәк. Бүген алар ил буенча 28 мең исәпләнә. Россия Мәгариф министрлыгы һәм Борис Щукин исемендәге театр институты театр түгәрәкләре булдыру өчен белгечләр әзерлиләр, репертуар сайлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International