Яр Чаллы политехника көллияте базасында «Профессионалитет» - «Карьера көне» федераль проекты кысаларында комплекслы профильле чара узды.
Чара машина төзелеше һөнәрләре һәм белгечлекләре буенча көллиятне тәмамлаучыларны эш белән тәэмин итү һәм эшкә урнаштыруга ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Карьера көненең пленар өлешендә көллият директоры Илдар Ганиев, Чаллы шәһәренең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш бирүчеләре белән хезмәттәшлек бүлеге әйдәүче инспекторы Роза Мокрополова, шәһәрнең зур һәм үсеш алучы предприятиеләренең кадрлар бүлеге хезмәткәрләре катнашты.
Көллиятнең чыгарылыш курс студентлары вакансияләр ярминкәсе барышында предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән әңгәмә кордылар һәм актуаль вакансияләр турында тулы мәгълүмат алдылар (эш графигы һәм характеры, квалификация таләпләре, хезмәткә түләү системасы һ.б.).
Булачак чыгарылыш укучыларына ярдәм итеп, мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы консультанты Людмила Хазова, көллият укытучысы Ләйсән Имамова һәм педагог-психолог Наталия Батуева мастер-класслар үткәрелде:
“Карьера көне” акциясе көллиятне тәмамлаучыларга эш бирүчеләр белән шәхсән үзләренә аралашырга, практика узу урынын сайларга, әйдәп баручы компанияләрдә эш урыны табарга, мастер-классларда катнашырга мөмкинлек бирде һәм студентлар, предприятие вәкилләре һәм шәһәрнең кадрлар хезмәте ягыннан югары бәя алды.