КФУның фәнни-агарту мәктәп лагере сменасы башланды

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

«Байтик» савыктыру-белем бирү комплексында Казан федераль университетының фәнни-агарту лагереның профильле сменасы башланды. Ул 20-27 гыйнварда узачак. Сменада 10-11 нче сыйныф укучылары катнаша.

Тематик смена икенче ел уздырыла. Ул КФУ тарафыннан талантлар университеты белән берлектә оештырыла.

Быел сменаның өстенлекле юнәлешләре итеп фундаменталь фәннәр һәм педагогик эшчәнлек билгеләнде. Мәктәп укучылары өчен ике белем бирү программасы әзерләнгән. Физика институты "Киләчәк дөньясына сәяхәт" программасын уздыра, ә филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты хезмәткәрләре тарафыннан SoftSkillsHub курсы әзерләнгән.

Катнашучылар портфолио  нәтиҗәләре буенча Казан университетының конкурс комиссиясе тарафыннан сайлап алынды, анда балаларның казанышларын раслаучы дипломнар, грамоталар һәм башка документларның күчермәләре һәм мотивацион эссе кергән. Балалар тикшеренү һәм фәнни эшчәнлек белән генә шөгыльләнеп калмаячак, кызыклы ял итү программасында катнашачак. Сменаны оештыручылар төрле күңел ачу чаралары: викториналар, интеллектуаль шоу, конкурслар, өстәл уеннары, квестлар һәм дискотекалар әзерләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International