«Орленок» Бөтенроссия балалар үзәгендә Удмуртия һәм Татарстан республикаларыннан, Ставрополь краеннан, Самара һәм Чиләбе өлкәләреннән, Санкт-Петербургтан, Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан 300дән артык укучыны берләштергән «Россия милли орнаменты» АРТ-фестивале уза.
Балалар ил халыклары мәдәниятенең күптөрлелеген өйрәнәләр, үзләренең кече ватаннарының тарихы һәм традицияләре турында сөйлиләр.