"Лобачевский/RU" Халыкара олимпиадасы

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Рус теле буенча чит тел буларак   "Лобачевский/RU" Халыкара олимпиадага теркәлү ачылды. Анда Россия һәм чит ил югары уку йортларының чит ил студентлары, чит ил мәктәпләре укучылары, чит тел буларак рус теле курсларын тыңлаучылар чакырыла. Олимпиада 2022 елның декабреннән 2023 елның мартына кадәр онлайн форматта узачак.

Катнашу өчен 2023 елның 28 февраленә кадәр "Лобачевский/RU" сайтында теркәлергә, анкета тутырырга һәм беренче этап биремнәрен үтәргә кирәк.

Икенче тур 2023 елның мартында узачак, финалистларга онлайн-әңгәмә узарга туры киләчәк, аның нәтиҗәләре буенча призерлар һәм җиңүчеләр билгеләнәчәк. Алар кыйммәтле призлар һәм бүләкләр, шулай ук ННГУ профильле магистратурасында бушлай уку мөмкинлеге алачак.

"Дүрт ел эчендә "Лобачевский/RU" Халыкара олимпиадасы университетның чын бренды булды. Без рус мәдәниятен яратучыларны барлык илләрдән һәм континентлардан, рус телен өйрәнүдә һәм илебездә югары белем алуда кызыксынучыларның барысын да берләштерә алдык. Бу Россиянең алдынгы фәнни һәм мәгариф үзәкләренең берсе буларак, Түбән Новгород өлкәсен алга җибәрүгә ярдәм итә ", - дип билгеләп үтә югары уку йорты ректоры Елена Загайнова.

Халыкара олимпиада Н.И. Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университеты (ННГУ) тарафыннан 2018 елдан бирле үткәрелә. Былтыр анда 71 илдән 630 студент катнашты. Ә ярышларның 10 призеры РФ Хөкүмәте квоталары буенча ННГУ магистратурасына керде. Олимпиаданы уздыру чорында анда 1560 тан артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International