Исегезгә төшерәбез, мониторинг ел саен уздырыла, анда Россиянең 812 югары уку йорты катнаша, шул исәптән күбесенчә БДИ нәтиҗәләре буенча кабул ителә торган, 95 е дәүләтнеке булмаган уку йорты. Ә менә консерваторияләр, сәнгать һәм хореография академияләре мониторингка кермәде – аларда беренче урында иҗади сынаулар тора. Шулай ук , көч ведомстволары вузлары да катнашмады, анда нигездә профиль училищеларын тәмамлаучылар бара.
Төп күрсәткеч - 2022 елда абитуриентлар кергән БДИның уртача баллы. Бу, экспертлар сүзләренчә, югары уку йорты репутациясенең иң гади, аңлаешлы һәм ышанычлы күрсәткечләренең берсе. Моннан тыш, булачак абитуриентлар, кая керергә икәнен сайлап, БДИның урта баллына йөз тоталар.Бюджетка керүчеләр һәм түләүчеләрнең уртача баллы беренче тапкыр биш баллдан кимрәк булды
- 2022 елда түләүле укытуга кергән барлык студентлар да диярлек, теләгән очракта, бюджет урынына керә алыр иде. Яхшы баллы түләп укучылар саны бюджет урыннары санына караганда азрак,- дип билгеләде Ярослав Кузьминов.
Ә зур булмаган югары уку йортлары арасында укучы студентлар буенча алганда, Иннополис Университеты чемпион булды. Ул быел илдә иң югары нәтиҗәне күрсәтте: бюджетка уртача 99 баллы 50 студент кергән!