Татарстанда «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының зона турлары старт алды

2023 елның 28 гыйнвары, шимбә

«Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы ел саен иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү, перспективалы белем бирү идеяләрен һәм тәҗрибәләрен популярлаштыру, шулай ук педагог һөнәренең уңай имиджын булдыру максатларында үткәрелә.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының 2022-2023 уку елында мәктәп, муниципаль, зональ һәм төбәк  этаплары турында» (02.11.2022 )№1849/22  номерлы боерыгы белән конкурс турында нигезләмә, төбәк этабын үткәрү тәртибе һәм аерым этапларда тәкъдим ителә торган конкурс чаралары исемлеге, аерым этапларны уздыру графигы расланды. Быел республиканың муниципаль районнарында: бәйгенең мәктәп этаплары 2022 елның 21-28 ноябрендә узды.  Муниципаль этаплар - 2022 елның 12 декабреннән 19 декабренә кадәр  һәм зона этабы 23 гыйнвардан башланды һәм 20 февральгә кадәр аерым график буенча узачак.

Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә һәм шәһәр округларында «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының мәктәп һәм муниципаль этаплары тәмамланды, аларда республиканың 800 дән артык укытучысы катнашты. Республиканың 146 укытучысы конкурсның зона этабына сайлап алынды. Төбәк этабының зона туры Казанда 13-14 февральдә төгәлләнәчәк. Төбәк этабында 65 педагог катнашачак.Татарстанда конкурсның төбәк этабы 19-24 мартта Казанда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International