Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов Россия рухи-әхлакый кыйммәтләре белән бәйле темаларны кече сыйныфлар программасына кертергә тәкъдим итте. Бу хакта ул Дәүләт Кремль сараенда узган XXI Халыкара Раштуа белем бирү укуларының тантаналы ачылышында чыгыш ясаганда хәбәр итте.
Россия Президенты Владимир Путинның сәламләвен Үзәк федераль округта дәүләт башлыгының вәкаләтле вәкиле Игорь Щеголев игълан итте.
Россия мәгариф министры Сергей Кравцов балалар белән эшләү бүген чыннан да стратегик әһәмияткә ия, дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора диде. Ул билгеләп үткәнчә, рухи-әхлакый тәрбиядә төп роль «Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре» (5-9 нчы сыйныфлар) һәм «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре» (4 нче сыйныф) кебек предметларга бирелә.
Мәгариф министры сүзләренә караганда, мәгариф системасының иң мөһим бурычларыннан берсе - Россия халыкларының тарихи, мәдәни традицияләре, рухи-әхлакый кыйммәтләре нигезендә гармонияле, социаль җаваплы шәхес тәрбияләү. Бу юнәлештә инде билгеле бер адымнар ясалган: бердәм мәктәп программалары, бердәм дәреслекләр булдырылган, мәктәптә балалар дәүләт символлары тарихын җентекләп өйрәнәләр, ата-аналар белән бергә мәгърифәтчелек чараларында булалар, директорлар киңәшчеләре институты үсеш ала.