Казан хакимияте башлангыч сыйныф, математика һәм рус теле укытучыларының җитмәве турында белдерде

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Казанда соңгы өч елда башлангыч сыйныф, математика һәм рус теле укытучыларына кытлык саклана. Бу проблеманы шәһәр хакимияте максатчан укыту ярдәмендә хәл итәргә тырыша, дип хәбәр итте мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов шәһәр мэры Илсур Метшинга узган елда эш нәтиҗәләре турында чыгышында. Мәгариф идарәсе Казан педагогика көллияте һәм КФУ белән хезмәттәшлек итә, алга таба эшкә урнашу өчен максатчан укуга ел саен сайлап алу үткәрелә, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

"Беренче курстан студентлар белем бирү оешмасы белән тыгыз элемтәдә торачаклар, анда эшләячәкләр. Бүгенгә максатчан квота буенча югары уку йортларында 195 студент укый ", - диде Ризванов.

 Аның мәгълүматлары буенча,  балалар бакчаларында, мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, барлыгы  16,7 мең педагог эшли, шул ук вакытта 35 яшькә кадәрге укытучылар  - 32% тан артык. Бу тулаем Россия белән чагыштырганда югарырак. Ә менә җитәкчеләрнең уртача яше 51 яшь, шул ук вакытта 12 мәктәптә директорлар 35 яшькә кадәрге яшь кешеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International