Казанда 7 ел эчендә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүчеләр саны ике тапкырга арткан

2023 елның 28 гыйнвары, шимбә

Казан мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар саны җиде ел эчендә ике тапкырга артты - 72 дән 142 гә кадәр. Узган ел  735 укучы призлы урыннар алды , алдагы ел белән чагыштырганда 87 гә күбрәк, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

2021 ел белән чагыштырганда,   Бөтенроссия этабында призерлар саны 27 кә арткан һәм 142 укучы тәшкил иткән. Гомумән алганда, Татарстан башкаласы узган ел нәтиҗәләре буенча Мәскәүдән калышмый.

Укучылар акчалата бүләкләнә, шуңа күрә  олимпиадаларда активрак катнаша. Биш ел эчендә грант алучылар саны һәм бүлеп бирелгән акчалар күләме шулай ук артты, 2016 елда 495 укучы  һәм 338 педагог бүләкләнсә, 2022 елда  1007 укучы һәм 514 педагог бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International