Бизнеста мәгълүматлар анализына һәм программалар эшләүгә укучыларны "Саннар дәресе"ндә өйрәтәчәкләр

2023 елның 28 гыйнвары, шимбә

Бизнеста мәгълүматлар анализы һәм программа эшләнмәсе буенча "Саннар дәресе" Россиянең барлык мәктәпләрендә 2023 елның 13 февраленнән 12 мартына кадәр узачак. Чара "Цифрлы икътисад" коммерцияле булмаган автоном оешмасы, Россия Федерациясе һәм Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге төп Россия компанияләре белән партнерлыкта уздырыла. Дәресләр үткәрү җайлы булсын өчен, дәрес материаллары педагоглар өчен методик тәкъдимнәр белән тулыландырылган, дәресләр үткәрү сценарийлары сыйныфларның төрле техник тәэмин ителешен исәпкә алып төзелгән.

7 февральдә, проект сайтында, педагогларны «Саннар дәресе»нә өстәмә әзерләү өчен дәрес не төзүчеләр белән дистанцион укыту чарасы узачак. Алар педагогларга методик материалларны ачыкларга, бизнеста мәгълүматлар анализы һәм программа эшләнмәсе турында күбрәк белергә, шулай ук мәктәп укучыларына аналитик инструментлары белән эшләү турында белемнәрне тапшырырга ярдәм итәчәк. "

Күп кенә HR-белгечләр,  айтишник - ул цифрлы компетенцияләрнең югары дәрәҗәсенә генә түгел, техник фикерләүгә дә ия кеше, дип билгели. Мәсәлән, программалаштырырга теләсә нинди яшьтә дә өйрәнергә  мөмкин ,тик  акыл сөрешен алыштыру авыррак. “Саннар дәресе” яңа белгечләр әзерләү буенча югары планка куя. Мәктәп укучылары уен формасында , алга таба үсеш өчен яхшы база булып торучы гипотезаларны анализлау һәм төзү буенча практик күнекмәләр ала алачак», - дип билгеләп үтте «Цифрлы икътисад» АНО генераль директоры Сергей Плуготаренко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International