Мишустин "Югары уку йортына онлайн укырга керү" сервисы мөмкинлекләрен киңәйтте

2023 елның 28 гыйнвары, шимбә

Премьер-министр Михаил Мишустин "Югары уку йортына онлайн укырга керү" сервисы мөмкинлекләрен киңәйтте. Мәктәп тәмамлаучыларга документлар бирү җиңелрәк булачак, чөнки мәгълүматларның бер өлеше кирәк булганда башка мәгълүмат системаларыннан автомат рәвештә күренәчәк.

Сервиска, аерым алганда, "Физик культура һәм спорт" цифрлы платформасын, сәләтләре белән аерылып торучы балалар турында дәүләт мәгълүмат ресурсы системасын тоташтырдылар. Бу өлкәләрдә казанышлар югары уку йортына керү өчен өстәмә баллар бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International