Мәгариф министры Сергей Кравцов фикеренчә, ата-аналар белән мәктәпләрдә "Мөһим сөйләшүләр" үткәрү дөрес идея.
Бу дөрес идея, әти-әниләр белән безнең ил казанышлары белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышу , күп кенә яшь әти-әниләргә бу кызык булыр иде дип уйлыйм, - дип шәрехләде Сергей Кравцов. -Форматны табу мөһим, моның өстендә эшлибез.
Ә әлегә министр ата-аналарга мәктәпкә һәр дүшәмбе саен уздырыла торган "Мөһим сөйләшүләр" дип аталган сыйныф сәгатенә керергә киңәш итте.
- Карагыз, бу дәресләр ничек бара: һәр сыйныф өчен - үз форматы булсын, балаларга бу формальлек булмасын. Бу мөһим, - дип ассызыклады Кравцов.
Исегезгә төшерәбез, "Мөһим сөйләшүләр" форматында ата-аналар җыелышын үткәрүне Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе Ольга Казакова тәкъдим итте. Ул тиешле тәкъдимне Мәгариф министрлыгына җибәрәчәген белдерде.