Владимир Путин: «Укытучы хезмәтенең иҗтимагый әһәмиятен күтәрү мөһим»

2023 елның 23 феврале, пәнҗешәмбе

Укытучылар илнең киләчәген төзүдә катнашалар. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Собраниегә Юлламасында белдерде. Ул искә төшергәнчә, 2023 ел Россиядә педагог һәм остаз елы дип игълан ителде.

«Укытучы хезмәтенең иҗтимагый әһәмиятен күтәрү мөһим, ата-аналар балаларына күбрәк укытучыга рәхмәт сүзләре әйтсеннәр, ә укытучылар - ата-аналарга хөрмәт турында сөйләсеннәр. Бу турыда һәрвакыт истә тотарга кирәк ", - дип ассызыклады Владимир Путин.  Дәүләт башлыгы чик буе территорияләрендә һәм Россиянең яңа төбәкләрендә эшләүче педагогларга, мәдәният эшлеклеләренә һәм волонтерларга рәхмәт белдерде.

Педагог һәм остаз елында масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла, шул ук вакытта һөнәрнең абруен күтәрү эше аерым контрольдә тора.

Инде узган ел берничә мөһим инициатива гамәлгә ашырылган. 2022 елның 1 сентябреннән укытучыга тутырырга кирәк булган хисап документлары саны кими. Мәгариф өлкәсендәге законнардан «мәгариф хезмәте» төшенчәсе төшереп калдырылды. Инде нәтиҗәләр дә күренә: педагогларга бюрократик йөкләнеш кими, эш вакытын оптимальләштерү бара , укытучылар аны үз-үзен камилләштерүгә яки балалар белән эшләүгә багышларга мөмкин.

Быел Россия Президенты тарафыннан илнең иң яхшы укытучыларына педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен премияләр санын арттыру турында карар кабул ителде. Аларның саны 1250 гә җитте, ә премия суммасы 200 мең сум тәшкил итә.

Педагог һәм остаз елында педагогик хезмәткәрләргә социаль ярдәм илнең барлык регионнарында да максималь колачлады. Шулай итеп, Федерациянең ун субъектында яңа региональ һөнәри исемнәр һәм бүләкләр гамәлгә кую турында карар кабул ителде. Моннан тыш, төбәк һөнәри конкурсларында җиңүчеләргә, грантлар һәм башка түләүләр күләмен арттыру мәсьәләсе карала.

Педагогларны һөнәри үстерүгә зур игътибар бирелә. Россия Мәгариф министрлыгы Академиясе базасында 2022 елда үзләренең һөнәри осталыкларын 175 меңнән артык педагог һәм идарәче күтәрде. 85 төбәктә педагогларның остазлык системасы кертелгән.

 "Педагог һәм остаз елы дип игълан ителгән ел укытучы һөнәренең әһәмиятен тагын бер кат ассызыклый. Бүген без Дәүләт Думасы белән бергә укытучыны яклау турындагы закон әзерлибез. Бүген укытучы һөнәренең дәрәҗәсен, абруен күтәрү мөһим. Узган ел бюрократик хисапны, укытучыга йөкләнешне киметү турында закон кабул ителде. Без аның безнең илнең барлык мәктәпләрендә дә үтәлүен контрольдә тотабыз", - диде Сергей Кравцов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International