"Бердәм Россия" генераль советы секретаре Владимир Якушев Татарстан җитәкчелегенең вакытыннан алда тапшырылган мәгариф объектлары өчен нәтиҗәле эшен билгеләп үтте. 20 ноябрьдә видео-конференц-элемтә форматында мәгариф министры Сергей Кравцов катнашында мәктәпләрне, балалар бакчаларын һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау һәм төзү программасын гамәлгә ашыру буенча штаб утырышы булды. Татарстан ягыннан селектор киңәшмәсендә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, партиянең Татарстан төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Рюхов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының социаль-мәдәни объектлар төзелеше бүлеге башлыгы Тимур Гатаулин катнашты.
Владимир Якушев Татарстанга мәктәпләрне вакытыннан алда файдалануга тапшырган өчен рәхмәт белдерде.
Сүз “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты кысаларында төзелгән ике мәктәпне ачу турында бара. Бу Казанның Совет районындагы 123нче физика-математика лицее һәм Чаллыдагы 39нчы мәктәп. Һәр мәктәп 1 224 укучыга исәпләнгән һәм заманча техника һәм җиһазлар белән җиһазландырылган. Көзге каникулдан соң ике мәктәп бервакытта ачылды.